Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казанда URBANGAMES Бөтенроссия урам уеннарын ачу тантанасында катнашты.
Ярышлар бүген һәм иртәгә “Урам” экстрим-паркында уза.
Спортчылар баскетбол, велосипед спорты, роллер-спорт, скейтбординг, бию спорты (брейкинг), футбол фристайлы һәм чир-спорт буенча ярышачак. Уеннар программасына роуп скиппинг, паркур һәм текбол буенча ярышлар да кертелгән.
“Оештыручыларны, кунакларны һәм уеннарда катнашучыларны Уеннар ачылышы белән котлыйбыз. Безнең илдә мондый комплекслы ярышлар беренче тапкыр үткәрелә. Бу спорт ярышлары да, яшьләр өчен бәйрәм дә. Казанда “Урам” мәйданчыгы ачылгач мондый мөмкинлек барлыкка килде. Төзүчеләр кыска вакытта сыйфатлы итеп инфраструктура ясаган. Яшьләр арасында парк популяр. Ничә яшь булуы мөһим түгел, иң мөһиме, күңел яшь булсын. Көчлеләр җиңсен!”, - диде Алексей Песошин.
URBANGAMES урам уеннары ачылышында шулай ук ТР спорт министры вазифаларын башкаручы Владимир Леонов, ТР яшьләр эшләре министры вазифаларын башкаручы Дамир Фаттахов катнашты.