Татарстанда 952,7 мең өлкән яшьтәге кеше яши

2020 елның 29 сентябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында “2020 елда Татарстан Республикасында өлкәннәр декадасын уздыру турында” темасы буенча брифинг узды.

Татарстанда 952,7 мең хезмәткә яраклы яшьтән өлкән кеше яши. Алар арасында 187 озын гомерле кеше бар. Алар – быел йөз яшьлек юбилейларын уздыручылар һәм аннанда өлкәннәр.

ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры вазифаларын башкаручы Эльмира Зарипова үзенең чыгышында өлкән буын кешеләргә социаль ярдәм турында сөйләде. Ул Татарстанда “Демография” илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырылучы чараларга аерым игътибар бирде.

2019 елдан Татарстанда “Өлкән буын” федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны профессиональ укыту һәм өстәмә профессиональ белем бирү оештырыла.

Эльмира Зарипова сүзләренчә, укыту эш урынын саклап калу белән бергә, хезмәт хакы дәрәҗәсен арттыруга мөмкинлек бирә.

“2020 елда өлкән яшьтәге гражданнарга ярдәм чараларын тәэмин итүгә 5,9 млрд сум бүлеп бирелгән. Социаль ярдәм чараларына каралган һәр өченче сум өлкән яшьтәге гражданнар өчен билгеләнгән”, - дип хәбәр итте Эльмира Зарипова.

Республикада 295 мең федераль һәм 546 мең республика ташламасын алучы кеше яши.

Татарстанда пенсиянең уртача күләме 14,6 мең сум.

Пенсионерның яшәү минимумы 2021 елга 8232 сум күләмендә билгеләнгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International