Алексей Песошинның Халыкара өлкәннәр көне белән котлавы

2020 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе

“Хөрмәтле Татарстан Республикасы ветераннары! Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән өлкән буынны Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм.

Иҗтимагый әһәмиятне һәм өлкән яшьтәге кешеләр проблемаларына игътибарны арттыру максатыннан 1990 елда Берләшкән милләтләр оешмасы Генераль ассамблеясе тарафыннан 1 октябрь Халыкара өлкәннәр көне дип игълан ителде.

Илебез һәрвакыт талантлы, сөйкемле, үз туган җиренә чиксез тугрылыклы кешеләргә бай булды. Аларның хезмәте һәм иҗади ниятләре, интеллекты һәм һөнәри тәҗрибәсе безнең ватаныбызның иң якты, әһәмиятле уңышларын хәл итте. Сезнең эшегезгә бирелгән булуыгыз, үз җирегезгә карата чиксез мәхәббәтегез республикабызны заманча үсеш дәрәҗәсе белән тәэмин итәргә, Россия Федерациясенең башка субъектлары арасында күп юнәлешләр буенча алдынгы урыннарны алырга мөмкинлек бирде.

Сез, үсеп килүче буынны хуплап, киңәшләр биреп, киләчәктә уңышларга ирешү өчен аларга этәргеч бирүче көч. Ничек кенә авыр булмасын, сез беркайчан да үз илегезгә һәм аның мөмкинлекләренә ышанычыгызны югалтмадыгыз, киләчәккә өмет һәм оптимизм белән карадыгыз һәм безне дә шуңа өйрәттегез. Без сезнең белән горурланабыз, әтиләребез һәм бабаларыбыз үрнәге булган хезмәт итү дәрәҗәсен төшермәскә сүз бирәбез.

Барыгызга да тынычлык һәм иминлек телим. Озак һәм бәхетле яшәгез. Бәйрәм белән, кадерле дуслар!”.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International