Бүген Россия гадәттән тыш хәлләр министры Евгений Зиничев гражданнар оборонасы буенча Бөтенроссия штаб тренировкасына старт бирде.
Тренировка кысаларында Татарстанда гражданнар оборонасының җитәкчелек составы белән киңәшмә узды.
Киңәшмәдә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Ирек Кадамов, республика гражданнар оборонасы хезмәте җитәкчеләре катнашты.
Евгений Зиничев сүзләренчә, гражданнар оборонасы - ул гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда халыкны саклау, РФ территориясендә матди һәм мәдәни кыйммәтләрне саклау буенча чаралар системасы.
Рөстәм Нигъмәтуллин тренировка барышында Татарстанда ГО буенча мәгълүмат җыю һәм алмашу буенча эшне оештырырга, шулай ук үзәкләштерелгән халыкка хәбәр итү системаларын техник яктан тикшерергә кирәк, дип билгеләде.
4 октябрь – Россия гражданнар оборонасы көне алдыннан Рөстәм Нигъмәтуллин бәйрәм белән котлады һәм барысына да куелган бурычларны уңышлы үтәүне теләде.