Алексей Песошин Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте

2020 елның 5 октябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы коллективына яңа җитәкчене  тәкъдим итте.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры итеп Илсур Һадиуллин билгеләнде.

Алексей Песошин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан тиешле указның имзалануы турында искәртте һәм яңа министрга уңышлы эшләвен теләде. Ул ведомство сайлаган курсның дәвам иттереләчәгенә ышаныч белдерде.

ТР Премьер-министры шулай ук Мәгариф һәм фән министрлыгы коллективын һәм республиканың барлык педагогларын һөнәри бәйрәмнәре - Укытучылар көне белән котлады.

Элекке мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм академиясе ректоры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International