Алексей Песошин ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте

2020 елның 5 октябре, дүшәмбе

Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте.

Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры итеп Фәрит Хәнифов билгеләнде.

Бу хакта тиешле указ Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан имзаланды.

Искә төшерәбез, аңа кадәр Фәрит Хәнифов ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры иде.

Фәрит Хәнифов республика җитәкчелегенә ышаныч күрсәтүләре өчен рәхмәт әйтте һәм тупланган һөнәри тәҗрибәсе белән үз алдына куелган бурычларны үтәргә әзер, дип белдерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International