Алексей Песошин Инвестиция-венчур фондының Күзәтчелек советы утырышын уздырды

2020 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе

ТР Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды” коммерцияле булмаган оешманың Күзәтчелек советы утырышын уздырды.

Утырыш видеоконференцэлемтә режимында узды.

Татарстан Республикасы территориясендә гамәлгә ашырыла торган инвестиция проектларын финанслау мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

ТР Инвестиция-венчур фондының Күзәтчелек советы әгъзалары шулай ук “Татарстан Республикасы өчен илле иң яхшы инновацион идея” республика конкурсы турындагы положениены карадылар.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International