Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков: “Алабуганың торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендәге тәҗрибәсен республиканың барлык шәһәрләрендә дә кулланырга кирәк”
2013 елның 4 марты, дүшәмбе
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Алабуга муниципаль район Советының XXIII сессиясендә катнашты. Анда 2012 елда районның социаль-икътисади үсешенә нәтиҗә ясалды һәм 2013 елга бурычлар билгеләнде. Сессия беренче тапкыр җирле телевидениедә туры эфирда трансляцияләнде.
2012 елда Алабуга районында сәнәгать җитештерүе 115,6 процент тәшкил иткән. Кеше башына туры килә торган инвестицияләр күләме буенча район республикада 3 урынны били. Эшсезлек проблемасы хәл ителә, хәзер эшсезләр саны 1,81 процент.
Район авыл хуҗалыгы күрсәткечләрен дә күтәрә: ит һәм сөт җитештерү арткан.
Торак тапшыру планы 101,3 процентка үтәлгән, 66,8 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган. 2012 елда 85 Бөек Ватан сугышы ветераны, ятимнәр, Чернобыль афәтендә катнашучылар торак шартларын яхшырткан. Күп балалы гаиләләргә җир кишәрлеге бирү программасы гамәлгә ашырыла.
30 ел чамасы элек төзелгән мәктәпләрне ремонтлау программасы кысаларында Морт һәм Иске Юраш авылларында ике гомумбелем бирү мәктәбе ремонтланган. Таңай авылында 140 укучыга исәпләнгән яңа мәктәп төзелеше башланган.
Хәзер укучылар куркынычсызлыгы беренче планга чыга. Һәр мәктәптә “Мәктәп тәрәзәсе” системасын кертү планлаштырыла. Һәр мәгариф учреждениесендә турникет һәм электрон контроль системасын урнаштыру уртача 280 мең сумга төшәчәк.
Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов торак-коммуналь хуҗалык өлкәсен кискен проблемага ия дип белдерде. Ул коммуналь инфраструктура тузган, көн саен авария проблемасы белән очрашабыз, дип белдерде.
“Торак-коммуналь хуҗалыгы – Алабуганың иң проблемалы өлкәсе. Хәзер башкарыла торган эшләр бер көнлек түгел, чөнки бу проблема бер елда гына түгел, ә ун елларча тупланган. Торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләү өлкәсендә Алабугалылар тәҗрибәсен республиканың башка шәһәрләрендә дә кертергә кирәк дип саныйм”, - диде Илдар Халиков.
“Алабуга” МИЗ күрсәткечләре – районның уңышлы үсешенең нигезе булып тора.. Бүген биредә 6 предприятие-резидент эшли, 2,5 мең эш урыны бар. 2015 елда резидент компанияләр саны 60, ә эшчеләр саны 8,5 меңгә җитәчәк. Шуңа күрә шәһәр һәм социаль инфраструктураны, шулай ук торак базарын үстерергә кирәк. Алабуга арендага торак бирү республика программасын гамәлгә ашыручы Татарстан шәһәрләре өчлегенә керде.
“Алабугага һәрвакыт бик теләп киләм, ул үзенчәлекле шәһәр, монда игелекле кешеләр яши. Биредә гореф-гадәтләр сакланган, алардан башка шәһәр бүгенге үсешкә ирешә алмас иде”, - диде Илдар Халиков. Ул Алабугалыларның сәламәтлек саклау, мәгариф, авыл хуҗалыгы өлкәләрендә уңышларын билгеләп үтте һәм Республика Хөкүмәте белән бергә хәл ителергә тиешле бурычларны билгеләде.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Безнең республикада территорияләрне үстерүгә һәм җирле үзидарәне камилләштерүгә зур игътибар бирелә
Бүген Казанда «Корстон» КСККда Җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды. Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, «ТР Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм республиканың җирле үзидарә вәкилләре катнашты.
16
апрель, 2026 ел
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе: 2026 елның өч аенда Татарстанда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән
Татарстан Республикасында 2026 елның өч аенда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 63 кеше һәлак булган һәм 677 кеше җәрәһәт алган. Мондый мәгълүматлар бүген Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышында хәбәр ителде.
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын раслаулары турында сөйләделәр
Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын расладылар. Бишьеллыкка финанслауның гомуми күләме - 5 млрд сум. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин сөйләде.
15
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан Министрлар Кабинетының 2025 ел нәтиҗәләре буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 ел йомгаклары буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз