Татарстанда 2020 елның 9 ае эчендә республиканың берләштерелгән бюджетына 171,9 млрд. сум акча тупланган, узган ел белән чагыштырганда ул 171,9 млрд. сум тәшкил итә

2020 елның 2 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасында 2020 елның 9 ае эчендә республиканың берләштерелгән бюджетына 171,9 млрд. сум акча тупланган, узган ел белән чагыштырганда ул 33,9 млрд. сум тәшкил итә яисә 16,5% ка кимегән.

Салым һәм салым булмаган керемнәр буенча республика бюджеты – 140,3 млрд. сумга, 31,1 млрд. сумга яисә 18,2% ка үтәлгән. Җирле бюджетларның үз керемнәре 31,6 млрд. сум күләмендә тупланган, 2,8 млрд. сумга яки 8,2% ка кимегән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Төп тема – 2020 елның 9 аенда ТР берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2020 ел азагына кадәр республика финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары.

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, 9 айда табышка салым 42,1 млрд. сум күләмендә кергән. Хисап чорында физик затлар кеременә салым 55,4 млрд. сум күләмендә берләштерелгән бюджетка кергән.

Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына акцизлар 29,3 млрд. сум тәшкил итә.

Оешмалар милкенә салым 19 млрд. сум тәшкил итә.

Транспорт салымы 1,9 млрд. сум күләмендә кергән.

Республиканың берләштерелгән бюджетына салымнар 8,8 млрд. сум тәшкил итә. Республика бюджетына – 5,4, җирле бюджетларга 3,4 млрд. сум күчерелгән.

Җир салымы 5,3 млрд. сум күләмендә кергән.

Агымдагы елда республикага җибәрелгән 72,6 млрд. сум күләмендәге федераль акчалар күләме узган елгы күрсәткечләрдән ике тапкыр диярлек артып китә.

Чыгымнар өлешенә килгәндә, 2020 елның 1 октябренә Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты чыгымнары – 237,9 млрд.сум, республика бюджеты –  205,8, җирле бюджетлар чыгымнары 73,3 млрд. сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International