Рөстәм Миңнеханов: табышка салымга һәм физик затлар кеременә салымга гына игътибар итәргә түгел, барлык салымнар буенча резервлар белән эшне дәвам итәргә кирәк

2020 елның 2 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасында узган ел белән чагыштырганда физик затлар кеременә салым керемнәре кимү күзәтелә. Бу, нигездә, Әгерҗе, Әлмәт, Баулы, Лениногорск, Менделеевск, Минзәлә, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе, Спас, Тукай, Чирмешән районнарында билгеләп үтелә.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.

Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды һәм 2020 елның 9 ае эчендә Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2020 ел азагына кадәр республика финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары турында барды.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, бу нигездә эшсез гражданнар саны артуга бәйле – бүген республикада алар 70 меңгә якын, шул ук вакытта 40%тан артыгы – озак вакыт эшләмәгән кешеләр, яки «күләгәдә»ге эш белән тәэмин ителгән кешеләр. Соры хезмәт базарында мәшгуль булган эшсезләрнең күпчелеге Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Биектау, Зәй, Алабуга һәм Лениногорск районнарында теркәлгән.

Рөстәм Миңнеханов муниципалитетларга, Хезмәт, эш белән тәэмин итү  һәм социаль яклау министрлыгы һәм салым органнары белән берлектә, мондый эшсезләрнең һәркайсының хәлен ачыкларга һәм аларны рәсми рәвештә эшкә урнаштыруда ярдәм итәргә кушты. Ул билгеләп үткәнчә, республиканың хезмәт базарында 42 меңнән артык вакансия тәкъдим ителгән.

«Эре салым керемнәренә – табышка салымга һәм физик затлар керемнәренә салымга гына игътибар итәргә түгел, барлык салымнар буенча резервлар белән эшләүне дәвам итәргә кирәк. Шулай итеп, күп кенә районнарда җир салымы буенча недоимка булганда түләүләр кимүгә юл куелган. Хөкүмәтнең муниципалитетлар белән бергә тиешле чаралар күрүен сорыйм", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, мөһим мәсьәлә – физик затлардан милек салымнарын мөмкин кадәр җыеп алуны тәэмин итү.

Ул шулай ук киләсе елдан йөкләтелгән керемгә бердәм салым гамәлдән чыгарылачагын билгеләп үтте. Республикада махсус салым режимнарын кулланучы эшкуарларның 38,4% тан артыгы йөкләтелгән керемгә бердәм салымны сайлаган. "Муниципалитетлардан салым хезмәте белән берлектә салым салуның башка системаларына салым салу буенча эшкуарлар белән аңлату эшләре алып баруларын сорыйм", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Илкүләм проектларны гамәлгә ашыру турында сөйләгәндә, Татарстан Президенты белдергәнчә, барлык параметрларга да ирешергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International