Алексей Песошин Татарстан салым органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

2020 елның 21 ноябре, шимбә

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан салым органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

“Хөрмәтле салым органнары хезмәткәрләре! Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне Россия Федерациясе салым органнары оешуга 30 ел тулу белән котлыйм.

Бу еллар эчендә салым хезмәте финанс системасының һәм икътисадның башка тармакларының тотрыклы эшләвен тәэмин итү  мәсьәләләрендә дәүләтнең ныклы терәге булды.

Дәүләт бурычларын уңышлы хәл итүгә салым хезмәтендәге һәр хезмәткәрнең югары һөнәри осталыгы, көндәлек эшкә җаваплы карашы, үҗәт һәм максатчан булуы ярдәм итә.

Бүген салым хезмәте дәүләт структуралары арасында иң технологияле булып санала, ул үз эшенә новаторлык карарлары һәм инновацион продуктлар кертә.

Кешеләрнең вакытын һәм акчаларын саклауга юнәлдерелгән заманча мәгълүмати технологияләр, мәгълүмат алмашуның электрон системалары ярдәмендә салым түләүчеләр белән эшне даими камилләштерү, гамәлгә ашырыла торган салым сәясәтенең ачыклыгын һәм төгәллеген, барлык дәрәҗәдәге бюджетларга салымнарның тотрыклы килүен тәэмин итә.

Һөнәри бәйрәмнәре көнендә салым хезмәте үсешенә һөнәри осталык һәм бәһасез тәҗрибә керткән салым хезмәте ветераннарына аерым рәхмәт.

Чын күңелдән барлык салым органнары хезмәткәрләренә һәм ветераннарына сәламәтлек, озын гомер, күңел тынычлыгы, якыннарының мәхәббәтен тоеп яшәүләрен телим.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин”.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International