Алексей Песошин митрополит Феофанны җирләү мәрасимендә булды

2020 елның 23 ноябре, дүшәмбе

Бүген Казан Богородица монастыре территориясендә Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан җирләнде. Искә төшерәбез, владыка 20 ноябрьдә 74 нче яшендә вафат булды.

Митрополит Феофанны җирләү мәрасимендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов, Россия Федерациясе икътисади үсеш министрының беренче урынбасары Михаил Бабич, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, шулай ук Татарстан митрополиясенең Казан епархиясе вакытлыча идарәчесе Йошкар-Ола һәм Мари митрополиты Иоанн катнашты.

Митрополит Феофан Казан Мәрьям Ана иконасы чиркәве алтаре янында җирләнде. 1930 елларда җимерелгән соборны торгызуда владыка актив катнашкан.

Аннары Рөстәм Миңнеханов, Александр Беглов һәм Михаил Бабич мәгарә гыйбадәтханәсен  карадылар, шулай ук Казанның Мәрьям Ана иконасы чиркәвен реконструкцияләүнең барышы белән таныштылар.

 


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International