Ислам үсеш банкы башлыгы: “Татарстан Согуд Гарәбстанына азык-төлек китереп тора ала”

2013 елның 16 марты, шимбә
Татарстан авыл хуҗалыгы үз илләренә азык-төлек китерергә теләүче Согуд Гарәбстаны эшмәкәрләренә инвестиция ягыннан кызыклы була ала. Моның турында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу барышында Ислам үсеш банкы төркеме президенты Әхмәд Мөхәммәд Али әл Мәдәни игълан итте. Әлеге чара Җиддәдә Татарстан делегациясенең Согуд Гарәбстанына визиты кысаларында узды.

Әхмәд Мөхәммәд Али әл Мәдәнигә Рөстәм Миңнеханов Җиддә икътисадый форумында катнаша алу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. "Әлеге визит – безнең өчен изге җирләрне күрү мөмкинлеге, форум кысаларында эшли алу, яңа танышлар таба алу, безнең мөмкинлекләр һәм планнар турында сөйли алу ул", - дип әйтте ТР Президенты.

"Безгә Ислам үсеш банкы белән мөнәсәбәтләребез бик кадерле, шул исәптән, безнең беренче Президент Минтимер Шәймиев эшләгән дәвердә урнашкан мөнәсәбәтләребез дә, - дип әйтте Р.Миңнеханов ИҮБ башлыгына. – Аңардан сезгә сәләм җиткерәсем килә һәм сезне киләчәктә янә Татарстанда күрербез, сезгә безнең республикадагы һәм илдәге үзгәрешләрне күрсәтербез дип өметләнәм".

ТР Президенты ИҮБ башлыгына Татарстанда Болгар һәм Свияжск изге җирләрен торгызу турында сөйләде. Шулай ук Казанда 6 июль көнне башланасы Универсиада турында да сөйләде. "Анда дөньяның 170 иленнән катнашучылар була. Бу безнең республиканы, Казаныбызны, андагы төрле диндәге төрле милләт халыкларының дустанә мөнәсәбәтләрдә һәм тынычлыкта яшәүләрен тәкъдир итү өчен тагын бер бик әйбәт мөмкинлек", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан һәм Согуд Гарәбстанының икътисадый хезмәттәшлеге дәрәҗәсе турында сөләгәндә, ТР Президенты аның әлегә җитәрлек түгеллеген искәртте: "Әлбәттә, без әлегә гарәп илләре белән, Ислам үсеш банкы белән мөнәсәбәтләребезне тиешенчә дәрәҗәгә җиткерә алмыйбыз. Һәм бүгенге визитны без мөнәсәбәтләребезне ныгытуга багышларбыз", - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.

Әхмәд Мөхәммәд Али әл Мәдәнигә үз чиратында Татарстан делегациясе әгъзаларын Җиддәдә хуплап каршы алды. Ул Рөстәм Миңнехановка Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевка сәләм сүзләрен җиткерергә кушты. 

ИҮБ башлыгы Рөстәм Миңнехановка Татарстаннан Согуд Гарәбстанына азык-төлекне экспортлау мөмкинлеген карауны тәкъдим итте. "Бу хыял гына булса да, мин аны чынга ашырып булыр дип өметләнәм – дип белдерде Әхмәд Мөхәммәд Али әл Мәдәни. – Һәм бу мәсьәлә турында бүгенге форумда сөйләшеп була".

"Азык- төлек мәсьәләсе, чыннан да, елдан-ел кискенләшә барачак һәм Татарстанның экспортка азык-төлек җитештерерлек мөмкинлекләре бар, - дип җавап бирде Рөстәм Миңнеханов. – Безнең җирләребез, су ресурсларыбыз күп, әмма старт инвестицияләре кирәк. Шуңа күрә, минемчә, Согуд Гәрабстаныннан булган эшкуарлар безнең авыл хуҗалыгына килсәләр, дөрес булыр иде. Моның өчен бернинди каршылыклар да юк, ил җитәкчелеге төрле юллар белән чит ил инвестицияләрен хуплый. Ә Ислам үсеш банкы шушы проектларны финанслауда катнаша алыр иде".

Очрашуда катнашучылар шулай ук Россиядә Ислам финанс инструментларын куллану перспективалары турында фикер алыштылар. Әхмәд Мөхәммәд Али әл Мәдәни сүзләренчә, моның өчен федераль үзәк белән килештерү кирәк.

"Ислам финанс системасы куәте һәм нәтиҗәлелеге үзен кризис чорында бик ачык күрсәтте. Һәм минем уйлавымча, шушы инструментларны куллану Россия өчен дә әһәмиятле булырга мөмкин, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Сезгә Центробанк җитәкчелеге белән очрашырга кирәк, безнең илебездә Ислам финанс инструментларын үстерү өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында фикер алышу мәгъкуль".

Очрашу азагында Татарстан Республикасы Президенты Әхмәд Мөхәммәд Али әл Мәдәнине республикага чакырды. "Без Сезнең Татарстанга, Россиягә визитыгызны әзерли башлыйбыз. Һәм мин ышанам ки, без Сезне үз Ватаныбызда сәламләрбез", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Ислам үсеше банкы башлыгына.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International