Рөстәм Нигъмәтуллин янгын куркынычсызлыгы сезонына әзерлек буенча киңәшмә үткәрде

2024 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин янгын куркынычсызлыгы сезонына әзерлек буенча киңәшмә үткәрде. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе башлыгы Сергей Захаров урманнар янгыннарын фаразлау турында сөйләде. Янгын чыгу мөмкинлеге 4-5 класска җиткәч, бу хакта ведомствоның рәсми сайтында хәбәр ителә. Бүгенге көндә Казанда, Лаешта, Чистайда һәм башка районнарда өченче класс куркыныч саклана.

ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров билгеләп үткәнчә, быел Татарстан территориясендә термик нокталар саны 2,5 тапкырга диярлек арткан. "2024 елда 1234 термик нокта теркәлгән. Бу 2023 елга караганда 2,4 тапкыр күбрәк: Түбән Кама, Чистай, Менделеевск, Тукай, Яңа Чишмә һәм Мөслим районнары», – дип сөйләде ул.

Моннан тыш, Равил Кузюров берничә тәкъдим белән чыкты – барлык таләпләр янгын куркынычсызлыгын арттыруга юнәлдерелгән. Шундый үтенечләрнең берсендә ул тимер юлларның урман массивларына тоташкан урыннары 3 метрдан 5 метрга кадәр радиуста коры һәм башка янучан материаллардан чистартылырга тиешлеген искәртте.

Урман янгыннары берәмлекләрендә 404 кеше һәм 294 берәмлек техника тора. Кирәк булганда, 1406 кеше һәм 387 берәмлек техника булган урманнарны кулланучы оешмаларның көчләре һәм чаралары җәлеп ителәчәк. "Урманнарда иминлекне урман хуҗалыклары составындагы икенче типтагы 20 урман янгыннарын сүндерү станциясе, шулай ук урман янгыннарын сүндерү үзәкләре составындагы өченче типтагы биш урман янгыннарны сүндерү станциясе һәм янгынга каршы инвентарьны туплауның 14 пункты тәэмин итә", – дип сөйләде Равил Кузюров һәм урман янгыннарының 90%ы кеше гаебе белән булуын да искәртте.

Янгын күзәтчелеге буенча дәүләт инспекторы Максим Трущин хәзерге вакытта гражданнарны эвакуацияләү планнары һәм вакытлыча урнаштыру пунктлары оештырылганын сөйләде. ТР РСЧС көчләре һәм чаралары составында 15 мең 396 кеше, 4918 берәмлек техника, шуларның 3се һава судносы, 2 пилотсыз аппарат һәм 5 янгын сүндерү поезды бар. "Кабул ителгән чараларга карамастан, быел корыган үсемлекләрне яндыруга бәйле 98 янгын чыккан инде", – дип сөйләде Максим Трущин.

Арча, Әтнә, Апастас, Баулы, Мамадыш, Балык Бистәсе, Саба, Сарман, Тукай, Теләче, Чирмешән муниципаль районнары, шулай ук Чаллы муниципаль районнары язгы-җәйге янгын куркынычы сезонына әзер.

Очрашу ахырында Рөстәм Нигъмәтуллин муниципаль берәмлекләр җитәкчеләрен барлык кирәкле эшләрне башкарырга чакырды. "Бигрәк тә урман массивлары һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре янындагы милек хуҗалары белән эшләргә кирәк, барысын да тагын бер тапкыр кисәтер өчен", – диде беренче вице-премьер.

Быелның 15 апреленнән Татарстан урманнарында янгын куркынычы сезоны башланган. Ә 22 апрельдән 12 майга кадәр республика территориясендә махсус янгынга каршы режим кертелгән. Корыган үләннәрне һәм чүп яндыру катгый тыела. 22 апрельдән 12 майга кадәр участокларны җыеп алу вакытында бакчачыларга чүп савытларында корыган материалларны яндырырга туры киләчәк. Бу тыю бөтен республика территориясенә тарала.

Хәзерге вакытта 791 профилактика төркеме оештырылган, 16 апрельгә алар чүп-чар яки үләннәрне яндыруның 25 очрагын булдырмый калынган. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәгән өчен административ җаваплылык ике тапкыр арта. Мәсәлән, гражданнар өчен штрафлар - 10-20 мең сум, вазыйфаи затлар өчен – 30-60 мең сум, ә юридик затлар өчен 400-800 мең сум тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International