Бүген Татарстан Республикасына ңшлекле визит белән Югары Арбитраж суды рәисе Антон Александр улы Иванов килде.
"Казан" халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар каршы алды.
Антон Ивановның Казандагы эш планында - Татарстан Республикасы Арбитраж суды (Казан Кремле, 1 нче корпус) һәм Идел буе округының Федераль Арбитраж суды (Правосудие урамы, 2) коллективлары белән очрашу. Искә төшерик, бүген ике арбитраж суд коллективларына яңа җитәкчеләрне тәкъдир итү булачак - Идел буе округының Федераль Арбитраж суды рәисе Юрий Глазов һәм ТР Арбитраж суды рәисе Николай Новиков.