Татарстанда ел башыннан “Халык контроле”нә килгән мөрәҗәгатьләрнең 76%ы хәл ителгән

2020 елның 1 декабре, сишәмбе

Татарстанда “Халык контроле” системасына килгән мөрәҗәгатьләрнең саны 2020 елда 72 меңгә кадәр арткан, шуларның 76%ы хәл ителгән.

Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская белдерде.

“Халык контроле”нә килгән мөрәҗәгатьләр саны ел саен арта бара. Агымдагы елның 11 аенда 72 меңнән артык гариза килде. Узган елда 77 меңнән артык гариза иде. Системага кергән заявкаларның уңай хәл ителгәнен кешеләр күрә, һәм кабат яңаларын җибәрә”, -диде спикер.

“Халык контроле” системасына быел кергән мөрәҗәгатьләрнең 55 меңгә якыны, ягъни 76%ы, уңай хәл ителгән, 11 меңе буенча эш башкару планга кертелгән, 3,6 меңе нигезле рәвештә кире борылган һәм 2 меңнән артыгы карау стадиясендә.

“Мәсьәләләрне оператив һәм сыйфатлы хәл итү өчен ведомствоара комиссия төзелде. Халык күрсәткән проблемаларның чишелешен бәяләү өчен 400дән артык тикшерү үткәрелде. Тиешенчә хәл ителмәгән 3 меңнән артык мөрәҗәгать башкаручыларга кире кайтарылды. Тикшерү чаралары мөрәҗәгатьләрне карау срокларын бозуны киметүгә һәм уңай хәл ителгән мөрәҗәгатьләрнең санын арттыруга тәэсир итә”, - диде Сәрия Сабурская.

Татарстанлылар 11 ай эчендә «Халык контроле»нә территорияне ямьләндерү буенча 24 мең гариза юллаган. Әлеге категория халыкны иң күп борчыганы булган.

“Татарстанлылар арасында “Халык контроле”ндә иң кирәкле категорияләр булып территорияләрне ямьләндерү, муниципаль юлларны карап тоту һәм ремонтлау, уңайлы мохит булдыру тора. 11 ай эчендә территорияне ямьләндерү буенча 24 мең гариза кабул ителде. Бер ел эчендә гаризалар саны 10 процентка артты. Муниципаль юлларны ремонтлау буенча 9 меңгә якын мөрәҗәгать хәл ителде”, - диде Сәрия Сабурская.

“Халык контроле” системасына килгән 600 мөрәҗәгатьнең темасы коронавирус пандемиясе иде.

Киләсе атнадан Лилия исемле роботлаштырылган тавыш ярдәмчесе коронавирус буенча яңа 96 сорауга җавап бирә башлаячак. Бу турыда Татарстанның Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Альберт Яковлев хәбәр итте.

“Хәзер безнең команда Covid-19 буенча татарстанлыларның контакт-үзәктән белешкән иң актуаль сорауларын анализлый. Без Лилияне аларга җавап бирергә өйрәтәбез. Бу атна ахырына кадәр робот 96 яңа сорау буенча халыкка консультация бирер дип өметләнәм”, - диде Альберт Яковлев.

Министрлыкның матбугат хезмәте ачыклык керткәнчә, белгечләр киләчәктә роботның мәгълүмат базасын тулыландырып торачак, 96 яңа сорау белән генә эш тукталмаячак.

Лилиядән коронавирус белән бәйле консультация алу өчен 122 кыска номерына шалтыратырга кирәк. Бүгенге көндә тавыш ярдәмчесе “Коронавирус йоктыру куркынычын ничек киметергә?”, “Кафе һәм рестораннар эшлиме?”, “Республикага керү яки чыгу буенча чикләүләр бармы?” кебек 67 стандарт сорауга консультация бирә. Робот сорауга җавап таба алмаса, элемтәне операторга күчерә.

Әлегә робот рус телендә генә җавап бирә. Альберт Яковлев киләчәктә Лилияне татар теленә дә тәрҗемә ителәсен ышандырды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International