Санкт-Петербург шәһәрендә - “Сабантуй–2008”

2008 елның 29 июне, якшәмбе
Санкт-Петербургта (Кузьмолово бистәсе) Сабантуй бәйрәме уздырылды. Түбән Кама һәм Башкортстандагы Стәрлетамак шәһәре аның төп оештыручылары булды. Татарстан Республикасының күпсанлы делегациясен Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов җитәкләде. Россиянең мәдәни башкаласында Сабантуйны 50 елдан артык бәйрәм итәләр инде. Ә татар һәм башкортның борынгы бәйрәме турында беренче мәртәбә искә алу тарихы б.э. га кадәр III гасырга барып тоташа. “Сабантуй” фондының инициатива төркеме, Татарстан ягыннан күрсәтелгән ярдәм белән, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе хөкүмәтләре катнашында Төньяк башкалада аның элеккедән килгән барлык традицияләре дә сакланып калган: хатын-кызлар милли биюенең нәзакәтлелеге, ир-егетләрнең көрәштә бил алышу күренеше, татлы ризыклар һәм ачык йөзле кунакчыллык.
Татарстан делегациясе ярдәмендә Сабантуй һәрвакыт югары дәрәҗәдә уза. Санкт-Петербург губернаторы Валентина Матвиенко билгеләп үткәнчә, әлеге бәйрәмдә ул ел саен теләп катнаша. Һәм бүген дә Санкт-Петербург губернаторы Валентина Ивановна татар халык биюен башкару һәм балчыкка милли бизәк төшерүдә үзен сынап карау мөмкинлеген кулдан ычкындырмады. Ленинград өлкәсе вице-губернаторы Александр Дрозденко безнең якташлар белән чүлмәк ватуда көч сынашты һәм “Шүрәле” әкияти пәрдәсендәге тылсымлы агач төбендә теләк юрады. Татар авылы атмосферасын тудыру максатыннан, 300 гә якын Түбән Кама кешесе катнашты. Болар - иң яхшы бию һәм җыр коллективлары, Түбән Кама театры артистлары, Яшьләр эшләре буенча идарә белгечләре һәм шәһәрнең иң яхшы спортчылары. Татарстан Президенты һәм республикада яшәүчеләр исеменнән бәйрәм кунакларын Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов һәм Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин сәламләде. Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов үзенең котлау сүзендә Петербургта үткәрелә торган Сабантуйның елдан-ел күпмилләтлелек төсен ала баруын; барлык халыкның хөрмәтен казанып, Сабантуй бәйрәменең бөтенхалык хезмәт һәм дуслык бәйрәменә әверелә баруын һәм боларның һәркемне куандыруын билгеләп үтте. Татарстанның беренче вице-премьеры Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиевнең котлау хатын укыды. Бүген Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәләре – күпмилләтле край һәм биредә, Сабантуйны бәйрәм итәргә дип, якынча исәп белән 120 меңнән артык кеше җыелган иде. Биредә исә барлыгы 250 меңләп кеше яши. Истәлекле приз – тере бәрән алган абсолют батыр Ленинград өлкәсенең Кузьмолово бистәсеннән 24 яшьлек спорт мәктәбе тренеры Рафаэль Шәрәпов булды. Барлык конкурс һәм көч сынашуларның төп катнашучылары, әлбәттә, балалар булды: артистлар һәм спортчылар исемлегеннән генә түгел, бәйрәмнең яшь кунаклары буларак та. Алар мәйданда чын көрәшчеләр буларак көч сынаштылар, күңелле итеп аркан тартыштылар, чүлмәк ваттылар һәм шунда ук Түбән Камадан китерелгән чүлмәк ясау станогында үзләрен сынап карадылар һәм шулай ук татарча җырларның сүзләрен һәм милли биюләрнең хәрәкәтләрен кабатладылар.
Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин сүзләренә караганда, Сабантуй бәйрәменең төп бурычы – балаларга халыкның ата-бабалардан килгән гореф-гадәтләрен тапшыру, аларда туган төбәккә карата мәхәббәт һәм үз халкының тирән тарихы өчен горурлык хисе тәрбияләү. Бүген боларны без Татарстанда гына түгел, аның чикләреннән еракта да тормышка ашыра алабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International