Алексей Песошин Казанның ике районында авыл хуҗалыгы ярминкәләрен карады

2020 елның 5 декабре, шимбә

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Казанның Авиатөзелеш һәм Киров районнарында авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә булды.

ТР Хөкүмәте башлыгын ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Наил Залаков һәм Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров озата йөрде.

Алексей Песошин өч ярминкә мәйданчыгында булды: Ленинград урамы, 27 йорт (“Бәхетле” гипермаркеты янында), Батыршин урамы, 20 йорт, Краснококшайская урамы, 150/2 йорт (“Ягодная слобода” сәүдә үзәге янында).

Алексей Песошин сәүдә рәтләре буйлап узды, продукция һәм аларга куелган бәяләр белән кызыксынды. Ул шулай ук сатучылар һәм район вәкилләре – ярминкәдә катнашучылар белән аралашты.

Быел ярминкәләр 12 сентябрьдә башланды һәм 26 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Казан, Түбән Кама, Чаллы шәһәрләрендә һәм Яшел Үзән районында узган ярминкәләрдә 922 млн сумга продукция сатылган. Шәһәр халкы 1000 тонна ит, 230 тонна сөт, 3,5 млн данә тавык йомыркасы, 500 тонна он, 705 тонна шикәр комы, 23,3 мең тонна бәрәңге һәм яшелчә сатып алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International