Татарстанда мәктәп ашханәсен яңарту буенча юл картасын эшлиләр.
Бу хакта Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин ТР Министрлар кабинетында узган брифингта хәбәр итте.
“2021 елда мәктәп ашханәләрен яңарту өчен 1 млрд сум акча бүленүен көтәбез. Хәзер юл картасы эшләнгән. Хәзер Татарстанның Төзелеш министрлыгы һәм Роспотребнадзор белән килештерү эше бара. 217 мәктәп ашханәсен зурайту, шартларын яхшырту, җиһазлар белән тәэмин итү күздә тотыла”, - диде Илсур Һадиуллин.
Министр 217 ашханәне зурайтуны, яңартуны Роспотребнадзор таләп итүен әйтте.
Министрлык мәгълүматы буенча, Татарстанда 1403 гомуми белем бирү оешмасы эшли. Аларның филиалларын, кайберләре берничә бинада урнашуын исәпкә алып, республикада барлыгы 1763 мәктәп ашханәсе бар. Шуларның 81%ы ризыкны үзләре әзерли, ә 19%ы махсус оешмалар китергәнне тарата.