Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның 9 декабрь – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә карата мөрәҗәгате.
“Ел саен 9 декабрьдә БМО Генераль ассамблеясе карары нигезендә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә.
Коррупция теләсә кайсы җәмгыятьнең тотрыклы социаль-икътисади үсешенә киртә булып тора. Бүгенге көндә Россиядә әлеге күренеш белән ризалашмау мохите тотрыклы рәвештә формалаша.
Россия Федерациясендә коррупциягә каршы Илкүләм стратегия һәм илкүләм планнар гамәлгә ашырыла, хокук куллану практикасы камилләштерелә һәм нәтиҗә буларак, коррупция җинаятьләре өчен җаваплылык дәрәҗәсе арта.
Коррупция барлыкка килү сәбәпләренә каршы көрәшкә аерым игътибар бирелә, икътисади гына түгел, социаль, сәяси һәм рухи-әхлакый ысуллар белән дә.
Татарстан Республикасында законнарның җитди базасы формалаштырылган. Гражданлык җәмгыяте институтлары да коррупциягә каршы көрәштә мөһим звено булып тора - аларны коррупцияне профилактикалау эшчәнлегенә җәлеп итү сизелерлек нәтиҗәләргә китерә.
Республикада иҗтимагый оешмалар хезмәт эшчәнлегенә куелган таләпләрне үтәү һәм низагларны җайга салу буенча комиссияләр, коррупциягә каршы тору буенча эшне координацияләү комиссияләре эшендә һәм коррупциягә каршы юнәлештәге чаралар үткәргәндә актив катнаша. Бергә конференцияләр, очрашулар, түгәрәк өстәлләр һәм фәнни-гамәли семинарлар уздырыла.
Агымдагы елда, яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле авырлыкларга карамастан, иҗтимагый оешмалар катнашында дәүләт хакимияте органнарында һәм җирле үзидарә органнарында 400дән артык чара үткәрелгән.
Коррупциягә каршы чараларның мөһимлеге инде килеп чыккан коррупцион күренешләргә каршы көрәшүдә түгел, ә барыннан да элек вазифаи затларның үз коррупция гамәлләрен тормышка ашыру мөмкинлеген булдырмый торган социаль-хокукый база булдыруда.
Татарстан Республикасында бу процесста цифрлаштыру мөһим роль уйный: “Электрон Татарстан”, “Халык контроле” системалары, мәгариф оешмаларына чиратларның электрон системасы, юлларда күзәтү камералары системасы уңышлы эшләп килә.
Татарстан алга таба да ачыклык, гаделлек һәм намуслылык үрнәген күрсәтәчәк. Бу эшне уртак көч белән генә башкарып була.
Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В.Песошин”.