Рөстәм Миңнеханов: Татарстанның инновацион потенциалы зур резервларга ия

2020 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы һәм тулаем Россиянең инновацион потенциалы гаять зур резервларга ия, ә «Татарстан Республикасы өчен илле иң яхшы инновацион идея» конкурсы бүгенге кризис вакытында да кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды» коммерцияле булмаган оешмасының Күзәтчелек советының киңәйтелгән утырышында белдерде. Чара «Корстон» комплексы мәйданчыгында узды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Инвестиция-венчур фонды белән берлектә алып барылган эш нәтиҗәсендә ел саен меңләгән алдынгы идея тормышка юллама ала, ә республика инновацияләр җәлеп итү үзәгенә әверелә. "Эпидемиологик хәл һәм чикләүләр инновацион активлыкка берничек тә йогынты ясамады. Бу катлаулы шартларда без«Татарстан Республикасы өчен илле иң яхшы инновацион идея» конкурсын гына уздырып калмыйча, катнашучылар санын да арттырдык", - дип билгеләп үтте ТР Президенты.

Ул, катлаулы вәзгыятькә карамастан, быел Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды «Идея-1000» инновацион проектларына ярдәм итү программасы һәм экспорт юнәлешле инновацион продукцияне акселерацияләү программасы кебек технологик эшкуарлыкка ярдәм итү программаларын гамәлгә ашыруны дәвам итә, дип игътибар итте. "Уйлап табучылар һәм галимнәр ягыннан әлеге ярдәм инструментларына ихтыяҗ арта гына бара. Без бу юнәлештә эшне дәвам итәчәкбез", - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

«Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея» XVI республика конкурсын уздыру нәтиҗәләре турында ТР Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, быел конкурста катнашу өчен 1 мең 934 проект бирелгән, шуларның 175 е җиңүче булды Барлыгы 9 төп конкурс номинациясе һәм 6 исемле стипендия билгеләнде.

Мәскәү дәүләт университетының Технологияләр трансферы үзәге директоры Алексей Одиноков утырышта катнашучыларны «Иннопрактика» фонды эшчәнлеге белән таныштырды. Фонд илкүләм кеше капиталын үстерүгә юнәлдерелгән проектларны, шул исәптән инновацион икътисад структураларын һәм механизмнарын үстерү юлы белән дә тормышка ашыра. Компания үз эшчәнлеген 2012 елдан бирле башкара.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «Иннопрактика» фонды эшчәнлеге Татарстан өчен, бигрәк тә республика вузлары өчен кызыклы. "Безнең хезмәттәшлекне глобаль рәвештә үстерәчәкбез", - дип ассызыклады ТР Президенты.

2020 елда венчур тармагын үстерүнең глобаль трендлары турында «Россия венчур компаниясе» АҖ генераль директоры урынбасары – инвестиция директоры Алексей Басов сөйләде.

Россия венчур инвестицияләү ассоциациясе башкарма директоры Альбина Никконен киләсе Россия венчур форумын 2021 елның 7-8 апрелендә Казанда үткәрү планлаштырылуын билгеләп үтте. Форумда 2 меңгә якын кеше катнашыр дип көтелә. Чара көндезге һәм дистанцион форматта узачак.

Утырышта катнашучылар шулай ук акселерация программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре, технологик эшмәкәрлеккә ярдәм инструментларын үстерү һәм Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондының киләчәктәге эшчәнлегенә кагылышлы актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International