Алексей Песошин “Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея” конкурсы җиңүчеләрен бүләкләде

2020 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея” XVI республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде.

Чара “Корстон” комплексы мәйданчыгында узды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Алексей Песошин билгеләгәнчә, конкурста җиңүчеләрнең барысын да алга куелган максатларга ирешә белү берләштерә.

“Безнең уртак максатыбыз – конкуренциягә сәләтле икътисад. “Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея” конкурсы – ул инновацияләр һәм талантлы кешеләр эзләүнең уңышлы формасы. Сез – безнең байлыгыбыз һәм республика иминлегенең нигезе”, - дип мөрәҗәгать итте ул чарада катнашучыларга.

Татарстан Хөкүмәте башлыгы “Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея” конкурсы уйлап табучыларга үзләрен күрсәтергә һәм ярдәм алырга мөмкинлек бирә, дип белдерде.

“Сезнең идеяләрнең конкрет проектлар булып гамәлгә ашуын, чын җитештерү һәм идарәче технологияләргә әверелүен телим. Алар киләчәктә Татарстан Республикасының һәм гомумән илебезнең социаль-икътисади үсешенә ярдәм итсеннәр”, - дип өстәде ул.

Аннары Алексей Песошин “Инновацияләргә старт” номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләде.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International