Марина Патяшина: Декабрьдә Covid-19 белән аеруча каты авыручылар саны 15%ка кими

2020 елның 12 декабре, шимбә

Татарстан Республикасында Covid-19 белән авыруның 11 мең 412 очрагы теркәлгән. Көн саен декабрьдә 90га якын очрак теркәлә. Декабрь аенда авырулар саны ноябрьнең шул ук чоры белән чагыштырганда 73%ка артыграк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Киңәшмәне ачып, Рөстәм Миңнеханов җыелучыларны РФ Конституциясе көне белән котлады. "Илнең Төп Законы нигезендә салынган федерализм, демократик хокукый кыйммәтләргә, милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм гражданлык татулыгын саклауга, социаль-икътисади иминлекне тәэмин итү безнең уңышлы үсешебезнең нигезе булып тора", - диде ТР Президенты.

Үз еотыгында Марина Патяшина декабрьдә аеруча авыр формаларның өлеше 15% ка һәм хастаханәдән тыш пневмонияләрнең саны 10% ка кимүен билгеләп үтте. Элеккегечә, балалар саны, өлкәннәр белән чагыштырганда, 10 тапкырга кимрәк. Әмма 65 яшьтән өлкәнрәкләр арасында авырулар санының артуы дәвам итә. Шуңа күрә әлеге категориягә үз-үзеңне изоляцияләү режимын катгый сакларга һәм кешеләр күпләп була торган урыннарга йөрмәскә кирәк. «Барысыннан да гаиләнең үзендә йоктыру өстенлек итә. Хезмәт коллективларының 74%ында ковидка каршы чараларны бозу очраклары ачыклана", - диде Марина Патяшина.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе ТР халкының популяцион иммунитетын өйрәнү буенча 18 декабрьдә төгәлләнәчәк сынау проектының 3 нче этабына күчте. Июнь аенда тикшерелгән затларның 31%ында Covid-19ка каршы тәнчекләр булган. Сентябрь аенда 2 нче этапта инде 45% иде. 3 нче этап нәтиҗәләре декабрь ахырында билгеле булачак.

Декабрь аенда Роспотребнадзор белгечләре 1354 объектны тикшергән. Тәртип бозучылар өлеше кимегән – барлыгы 80 объект яки 6%. Кунакханәләр һәм хостелларны контрольдә тоту дәвам итә. Шулай ук Марина Патяшина банкетларны оештыру һәм концертлар үткәрү вакытында профилактик чаралар турында да искә төшерде.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, ковидка каршы чараларны катгый үтәү генә яңа чикләүләрне булдырмаска мөмкинлек бирәчәк. «Без үз тактикабызны сайладык: бездә мәктәпләр, балалар бакчалары, кунакчыллык системасы эшли. Без хәл тотрыклы булсын өчен барысын да эшлибез. Тик бу Роспотребнадзор күрсәтмәләрен үтәгәндә генә мөмкин. Бу бик җитди момент. Барлык җитешсезлекләргә кичекмәстән мөнәсәбәт белдерергә кирәк", - дип өстәде Татарстан Президенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International