Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Сетевая компания” АҖ Директорлар советы утырышын уздырды.
Утырыш видеоконференция режимында узды.
Утырышта компания электр челтәрләренә тоташтырылган кулланучыларны электр белән тәэмин итү ышанычлылыгы, җитештерү һәм финанс-икътисади эшчәнлек нәтиҗәләре, 2020 елның 9 аенда компаниянең капиталь төзелеш планын үтәү мәсьәләләре, шулай ук 2020 ел нәтиҗәләре буенча фараз күрсәткечләре каралды. Компаниянең 2020/2021 елның көзге-кышкы чорын узуга әзерлеге турында мәгълүматлар каралды.
Директорлар советына электр белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын характерлаучы күрсәткечләр тәкъдим ителде.
2020 елның 9 ае мәгълүматлары буенча, республика кулланучыларына электр энергиясен тапшыру буенча күрсәтелгән хезмәтләр күләме 17,8 млрд кВт тәшкил иткән. 2020 елның 9 аенда кулланучыларны технологик тоташтыру өчен 11 558 килешү үтәлгән, аларның гомуми максималь егәрлеге 263 МВт тәшкил итә. Үтәлгән килешүләрнең 70% тан артыгы ташламалы категориягә туры килә (физик затлар, кече бизнес, шулай ук коммерциячел булмаган оешмалар).
2020 елның 9 аендагы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча 3 401 электр челтәре хуҗалыгы объекты файдалануга тапшырылган, 306 км электр линияләре төзелгән, 21 МВА трансформатор егәрлеге файдалануга тапшырылган.
Компаниянең электр челтәре комплексын кышка әзерләү буенча уңышлы төгәлләнгән, Россия Энергетика министрлыгының бәяләү нәтиҗәләре буенча әзерлек паспорты алынган.