Алексей Песошин “Чаллы”, “Түбән Кама”, Яшел Үзән”, “Чистай” социаль-икътисади үсеш территорияләре комиссияләре утырышын уздырды

2020 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе

ТР Премьер-министры Алексей Песошин  бүген “Чаллы”, “Түбән Кама”, “Яшел Үзән” һәм “Чистай” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территорияләрендә (ТОСЭР) эшчәнлек алып бару турында килешүләр төзүгә гаризаларны карау буенча комиссияләр утырышын уздырды.

Комиссияләр эшендә ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.

Видеоконференцэлемтә режимында утырышта Яшел Үзән, Чистай, Чаллы һәм Түбән Кама комиссияләре вәкилләре катнашты.

Алексей Песошин хәбәр иткәнчә, барлыгы 10 инвестпроект каралды.

Беренче булып, “Свияжск-Зернопродукт” ҖЧҖнең  “Яшел Үзән” ТОСЭР территорисендә элеватор төзелеше буенча инвестицион проекты тәкъдим ителде. Проект “Август” компаниясе тарафыннан гамәлгә кертеләчәк. Проект кысаларында 86 эш урыны булдырылачак.

Комиссия әгъзалары проектны гамәлгә кертү буенча тавыш бирделәр, ул барлык тиешле таләпләргә туры килә.

“Дарпикс” ҖЧҖ авырулар һәм медицина хезмәткәрләре өчен бер тапкыр киелә торган медицина киемнәре җитештерү буенча проект тәкъдим итте. 186 яңа эш урыны булдыру планлаштырыла. Комиссия әгъзалары проектны хупладылар.

“Чистай” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә “Элеватор төзелеше” инвестицион проектын гамәлгә ашыру планлаштырыла. Барлыгы 40 яңа эш урыны булдыру планлаштырыла.

Бу проект шулай ук комиссия әгъзалары тарафыннан хупланды.

“Чистай” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә шулай ук балык ыслау, карабодай һәм борчак эшкәртү производстволары гамәлгә ашырылачак.

“Түбән Кама” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә “НКТ” ҖЧҖ интеграль тракторга комплектлаштыручы частьләр һәм запас частьләр эшләү буенча проект тәкъдим итте.

Чаллыдан элекке килешүләргә үзгәрешләр кертү турында өч гариза кергән.

ТР Икътисад министрлыгына кыска срокларда Россия Икътисади үсеш министрлыгына өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясе резидентлары реестрына тиешле язмаларны кертү өчен материалларны җибәрүне тәэмин итү йөкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International