Алексей Песошин Иминлек органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

2020 елның 20 декабре, якшәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Россия Федерациясе Иминлек органнары хезмәткәрләре көне белән котлавы.

“Хөрмәтле иминлек органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары! Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән сезне һөнәри бәйрәмегез - Россия Федерациясе Иминлек органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйм.

Иминлек органнары һәрвакыт дәүләт идарәсе системасының мөһим өлеше булды. Илнең милли мәнфәгатьләрен яклау, конституцион төзелешнең кагылгысызлыгын, Россиянең суверенитетын һәм территориаль бөтенлеген тәэмин итү, җәмгыятьтә тотрыклылыкны саклау сезнең өчен изге бурыч һәм мактаулы вазифа булып тора.

Һөнәри бурычка тугрылык, намус белән эш итү сезгә үзегезгә йөкләнгән вазифаны уңышлы үтәргә мөмкинлек бирә. Сезгә кайвакыт, гомерегезне куркыныч астына куеп, югары әзерлек дәрәҗәсе, киң белем, рухи көч кенә түгел, ныклык һәм батырлык таләп иткән карарлар да кабул итәргә туры килә.

Үзләренең бай тәҗрибәсен яшь хезмәткәрләргә тапшыручы ветераннар әлеге сыйфатларны тәрбияләргә, иминлек органнарының данлыклы традицияләрен сакларга ярдәм итә.

Республика җитәкчелеге сезгә фидакяр хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт һәм илебезнең иминлеген тәэмин итү хакына җаваплы бурычларны алга таба да уңышлы үтәрсез дигән ышаныч белдерә.

Чын күңелдән сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет һәм озын гомер телим.

ТР Премьер-министры А.В.Песошин”.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International