Татарстанлылар яңа ел ялларында 300дән артык бәйрәм чарасында була алачак.
Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова сөйләде.
“Яңа елга багышланган бәйрәм чаралары биналарда һәм ачык һавада узачак. Чаралар озакламый башланачак һәм каникуллар беткәнче дәвам итәчәк. Районнарда барлыгы өч йөздән артык бәйрәм чарасы көтелә”, - ди ул.
Ул шулай ук кайбер музейлардагы чараларны да атап узды. Алабуга музеендагы чыршы уенчыкларына багышланган күргәзмә, Арчадагы Тукай музеена экскурсияләр, Болгар музей-тыюлыгындагы әкият персонажлары, Зөя музеендагы һәм Милли музейдагы интерактив программалар белән танышып булачак.
Быел Президент чыршысына сигез меңнән артык бала чакырылган. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов сөйләде.
“Республика чыршысына 8400 бала катнашачак. Чарага укуда, спортта зур уңышларга ирешкән, шулай ук авыр тормыш шартларына дучар булган һәм ятим балалар чакырылган”, - диде Фәттахов.
Министр сүзләренчә, бәйрәм “Татнефть арена” боз сараенда, коронавирус инфекциясенә каршы чараларны истә тотып, өч этапта үткәреләчәк.
Татарстанда ата-аналарга, фотографларга һәм аниматорларга балалар бакчасындагы яңа ел бәйрәмнәренә килү тыелды. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде
“Балалар бакчасындагы бәйрәмнәрдә ата-аналар, фотографлар һәм аниматорларның катнашуы рөхсәт ителми. Әлбәттә, бу ата-аналар арасында канәгатьсезлек уята, тик коронавирус инфекциясе таралу шартларында, без рөхсәт бирә алмыйбыз”, - дип сөйләде ул.
Шулай ук бәйрәмнәрдә барлык саклык чаралары да үтәлергә тиеш. Төрле төркемнән булган балаларны берләштерергә һәм алар белән әйлән-бәйлән уеннарын уйнарга ярамый.
Шулай ук Татарстанда Яңа ел корпоративларын эш урыннарында үткәрү тыела.
“Яңа ел корпоративларын җәмәгатьчелек туклану урыннарында гына үткәрү рөхсәт ителә. Эш урынында бәйрәм итү тыела. Җәмәгать туклану урыннары Яңа ел төнендә иртәнге сәгать өчкә кадәр эшләячәк”, - диде Патяшина.
Шул ук вакытта бәйрәм иткәндә саклык чаралары үтәлергә тиеш. Залның тулыланышы 70%тан артмаска, бер кешегә 4 кв.метр, мәйдан булырга, ә персонал битлек һәм перчаткаларда булырга тиеш.
Патяшина сүзләренчә, әгәр банкет бер оешма өчен генә ясалса, анда башка кешеләрнең катнашуы тыела. Шулай ук 65 яшьтән өлкәнрәк һәм хроник авырулары булган кешеләргә корпоративларга барудан тыелырга киңәш ителә.