Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстанның Гадәттән тыш хәлләрне бетерү, кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышын уздырды.
Утырышны ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин уздырды.
Утырышта катнашучылар Яңа ел бәйрәмнәрен уздыру вакытында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чаралар турында фикер алыштылар.
Татарстан янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы урынбасары Максим Трущин хәбәр иткәнчә, Яңа ел бәйрәмнәре вакытында янгын белән бәйле гадәттән тыш хәлләр арта. Узган Яңа ел бәйрәмнәре вакытында республикада 131 янгын теркәлгән, аның нәтиҗәсендә 11 кеше үлгән, 10 кеше имгәнгән.
Максим Трущин билгеләгәнчә, 31 декабрьдә МЧС хезмәткәрләре көчәйтелгән хезмәт режимына күчәләр. Тәүлек буе кизү торуга 2200 хезмәткәр, 1129 берәмлек техника җәлеп ителәчәк.
Ул шулай ук Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә пиротехниканы куллану темасына кагылды. Республикада пиротехник эшләнмәләрдән файдалану өчен 1144 мәйданчык булдырылган.
Янгын куркынычсызлыгы чараларын пропагандалау буенча, шулай ук халыкка пиротехниканы кулланганда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен халыкка җиткерү буенча ММЧ белән бергә эшләр оештырылган.