Алексей Песошин: Татарстан спорт төбәге статусын раслауны дәвам итә

2020 елның 25 декабре, җомга

Татарстанда халыкка спорт һәм физкультура белән шөгыльләнергә, спортчыларга югары нәтиҗәләргә ирешергә барлык шартлар тудырыла. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин “Ел спортчысы - 2020” тантанасында белдерде.

Тантаналы чара Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе мәйданчыгында узды.

Алексей Песошин билгеләгәнчә, берничә ел эчендә республиканың барлык районнарында заманча спорт корылмалары булдырылган. Барлык категория гражданнар өчен спорт белән шөгыльләнергә шартлар тудырыла.

ТР Премьер-министры ассызыклаганча, спорт тармагы өчен төп ресурс булып кадрлар санала. “Бүгенге көндә спортчылар, балалар һәм яшьләр белән меңнәрчә белгечләр – үз эшләренең чын профессионаллары эшли”, - диде ул.

Алексей Песошин Татарстан спорт төбәге статусын раслауны дәвам итә, дип билгеләде. “Уртак эшләребез һәм тупланган тәҗрибәбез нәтиҗәсендә безгә халыкара дәрәҗәдә зур спорт чараларын уздыруны ышаналар. Пандемиягә бәйле катлаулыкларга карамастан, республика югары оештыру дәрәҗәсендә 10 халыкара, 70ләп бөтенроссия һәм 300дән артык республика ярышлары уздыра алды”, - дип хәбәр итте ул.

“Без спортчыларыбыз һәм командаларыбызның халыкара аренада югары казанышлары белән горурланабыз”, - дип өстәде ТР Премьер-министры.

Аннары Алексей Песошин республиканың иң яхшы спортчылары һәм тренерларына бүләкләр тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International