Алексей Песошин “Татспиртпром” АҖ директорлар советы утырышын уздырды

2020 елның 29 декабре, сишәмбе

Бүген ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә “Татспиртпром” АҖ директорлар советы утырышы узды.

Утырышта  “Татспиртпром” АҖ  генераль директоры Руслан Максудов һәм шул юнәлеш буенча урынбасарлар катнашты.

Утырыш барышында “Татспиртпром” АҖнең 2020 елның 9 аендагы эшчәнлеге нәтиҗәләре, компаниянең 2021 елга табыш һәм чыгымнар бюджеты раслауга тәкъдим ителде.

Шулай ук утырыш барышында капиталь төзелеш планнары, җитештерү программасы, “Татспиртпром” АҖен төп чимал белән тәэмин итү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International