Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

2021 елның 12 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

12 гыйнвар - Россия Федерациясе Прокуратура хезмәткәрләре көне.

“Хөрмәтле Татарстан прокуратурасы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Татарстан Хөкүмәте исеменнән сезне Россия Федерациясе Прокуратура хезмәткәрләре көне белән котлыйм.

Россия прокуратурасы үзенең билгеләнешен - законның өстенлеген, ил халкының конституцион хокуклары һәм иреге үтәлешен тәэмин итү бурычын ышанычлы итеп раслый.

Иң катлаулы вакытларда да прокуратураның иң яхшы хезмәткәрләре һәрчакта үз эшенә тугры, гадел булды, Туган илгә һәм халкыбызга намус белән хезмәт итте.

Республика җитәкчелеге авыр, ләкин мактаулы хезмәтегез, законлылык һәм хокук тәртибен ныгытуга керткән зур өлешегез өчен рәхмәт белдерә.

Чын күңелдән сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет, шатлык, гаиләләрегезгә иминлек телим. Сезгә һәрвакыт һөнәри уңышлар юлдаш булсын.

Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В.Песошин”.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International