Алексей Песошин ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында катнашты

2021 елның 15 гыйнвары, җомга

Бүген Казанда ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы узды. Ул 2020 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләренә һәм 2021 елга куелган бурычларга багышланган иде. Утырышта ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

ТР хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр иткәнчә, Татарстанда керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган 289 мең кеше яши, шуларның 70%ы балалы гаиләләр.

Ярлылык белән көрәш турында сөйләгәндә, министр ведомство алдында эшсезләрне эшкә урнаштыру бурычы тора, дип билгеләде.

“Бүгенге көндә эшсез сыйфатында 38,5 мең кеше исәптә тора. Әмма узган еллардан аерма бар. 2008, 2009, 2014 елгы кризисларда без хезмәт базарында аларның җитәрлек саны юклыктан вакансияләр тәкъдим итә алмаган идек. Ә 2020 ел дәвамында вакансияләр тәкъдиме буенча тотрыклы күрсәткеч 38 мең дәрәҗәсендә калды. Бүгенге көндә мәгълүматлар базасында 41 меңнән артык вакансия бар”, - диде ул.

Гомумән Татарстанда 2020 елның сентябреннән 2021 елның гыйнварына кадәр эшсезләр саны 51%ка кимегән. Теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе республиканың эшче көчләренең гомуми саныннан 1,9% тәшкил итә. Эшсезлекнең иң югары ноктасы төбәктә 2020 елның сентябренә туры килде, ул вакытта эшсезләр саны 79 мең кеше тәшкил итте.

Узган ел республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә 255 мең кеше мөрәҗәгать иткән. 61 мең кеше эшкә урнаштырылган.  

Алексей Песошин хезмәт базарын торгызу буенча эшне дәвам итәргә чакырды. Илкүләм “Демография” проекты кысаларында яңа федераль “Эш белән тәэмин итүгә ярдәм” проектын гамәлгә ашыру планлаштырыла.

“Сезгә яңа технологик шартларда үзгәреп торган хезмәт базарын көйләргә, даими рәвештә гражданнарны укыту буенча эшне җайларга кирәк. Бу бурычның үтәлешен контрольдә тотуны һәм барлык мәсьәләләрне оператив рәвештә хәл итүегезне сорыйм”, - дип ассызыклады ул.

Эльмира Зарипова хәбәр иткәнчә, Татарстанда уртача хезмәт хакы 2020 елда 4,9%ка арткан һәм 38 мең тәшкил иткән. Бу күрсәткеч буенча төбәк Идел буе федераль округында алда бара.

ТР Премьер-министры ассызыклаганча, хезмәт хакын үз вакытында түләү мәсьәләсе актуаль булып кала. “Хезмәт хакын вакытында түләү мәсьәләсен даими контрольдә тотарга кирәк. Тармакның баланс комиссияләрен эшне көчәйтергә һәм тиешле кисәтү чараларын кулланырга чакырам”, - дип мөрәҗәгать итте ул утырышта катнашучыларга.

Хәзерге вакытта Татарстан халкы 85 социаль ярдәм чарасыннан файдалана, шул исәптән 30ы - федераль һәм 50се - республика чаралары.

“2020 ел үзенчәлекле булды, ул безнең эшкә үзгәрешләр кертте. Социаль хезмәт үзгәртеп корылды, без дистанцион эшкә күчтек. Дәүләт кешеләргә, балалы гаиләләргә һәм эшсез калганнарга ярдәм итү буенча тиңдәшсез чаралар күрсәтте. Яңа чаралар кертелде һәм гамәлдәге социаль ярдәм чаралары озайтылды. Республика бюджетыннан гына да күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә ярдәм итүгә 500 млн сум акча бүлеп бирелде, бу өч яңа социаль ярдәм чарасына бүленде. Гомумән, быел тармак бюджеты артты”, - диде Эльмира Зарипова.

Министр республикада халыкның төрле категорияләренә социаль ярдәм күрсәтү чараларының киң, күләмле һәм нәтиҗәле системасы формалаштырылды, дип өстәде. Бу – күп балалы һәм аз керемле гаиләләр, шулай ук инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр, өлкән кешеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International