Татарстанда авыл хуҗалыгы культураларын җыю дәвам итә, кимендә 2 млн. тонна шикәр чөгендере җыю планлаштырыла

2024 елның 5 октябре, шимбә

Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы культураларын - рапс, көнбагыш, шикәр чөгендере, бәрәңге һәм яшелчәләрне актив җыю дәвам итә. Авыл хуҗалыгы культураларын җыю барышы турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов сөйләде.

Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, видеоконференцэлемтә режимында – барлык муниципаль районнар катнашты.

Республикада рапс җыю төгәлләнгән диярлек, бүгенгә 165 мең гектардан 148,0 мең гектар суктырылган, ягъни барлык мәйданның 90%ы. Тулаем җыем 290 мең тонна тәшкил итә, уңыш - 19,6 ц/га. Көнбагыш җыюга керешкәннәр - 73,0 мең га, ягъни планнан 34%ы суктырылган. Май орлыгы 159,0 мең тонна суктырылган, уңыш - 22,0 ц/га. Шикәр чөгендере 28,8 мең га яисә гомуми мәйданның 52 %ы казып алынган. 1 млн. 308 мең тонна чыгарылган, уртача уңыш - 454 ц/га. Заводларда шикәр чөгендерен эшкәртү дәвам итә, шикәр җитештерү өчен предприятиеләргә 628 мең тонна шикәр чөгендере китерелгән, шулардан бүгенгә 429,7 мең тонна эшкәртелгән, 55,4 мең тонна шикәр җитештерелгән, шикәр чыгышы уртача 13,0% тәшкил итә.

Урып-җыю йомгаклары буенча кимендә 2 млн.тонна шикәр чөгендере җыю һәм 240 мең тонна шикәр әзерләү планлаштырыла. Республика кырларында бәрәңге һәм яшелчәләр җыю дәвам итә. Бәрәңге 3,9 мең га яисә планнан 88% мәйданда 126 мең тонна алынган, уртача уңыш - 326 ц/га.

Гомумән алганда, яшелчә культуралары 1 100 гектарда, ягъни планнан 57% мәйданда җыелган. Тулаем җыем 20 мең тонна тәшкил итә, уртача уңыш - 182 ц/га. Бөртеклеләр төркемендә 40,0 мең га мәйданда ашлык кукурузы җыеп аласы бар әле. Бүгенгә 3400 га мәйданда 21,0 мең тонна ашлык суктырылган, уңыш - 64,3 ц/га. 2025 ел уңышы өчен көзге культуралар 484 мең га мәйданда чәчелгән, хәзерге вакытта алар шытым фазасында. Россельхозцентр мониторингы буенча көзге культураларның торышы яхшы һәм канәгатьләнерлек дип бәяләнә.

Республикада туфракны төп эшкәртү 1 млн 11 мең га мәйданда башкарылган, бу планнан 68% тәшкил итә. Һәркөнне туфрак эшкәртүдә 1118 агрегат эшли, алар көненә уртача 26 мең гектардан артык җир эшкәртә.

Республикада шартлыча 1 баш терлеккә исәпләгәндә 32,8 ц. к. бер. тупас һәм сусыл азык әзерләнгән. Кукуруздан силос әзерләү дәвам итә. Барысы 97 мең га яисә булган мәйданнарның 60%ы җыелган. Тагын 64 мең га кукуруз җыясы бар әле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International