Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы онлайн трансляцияләнәчәк

2021 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы онлайн трансляцияләнәчәк.

Исегезгә төшерәбез, утырыш иртәгә, 21 гыйнварда, С. Сәетгалиев ис. мәдәният йорты мәйданчыгында узачак. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының 2020 елдагы эш нәтиҗәләренә һәм 2021 елга куелган бурычларга багышланачак.

ТР Төзелеш министрлыгының йомгаклау коллегиясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак.

Татарстан Президенты һәм рәсми сайтларында коллегия утырышының турыдан-туры трансляциясе (сайтның төп битендә сылтама буенча)  https://tatarstan.ru/) барачак.

2020 елда ведомство эше турындагы төп нотык белән Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин чыгыш ясаячак.

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының йомгаклау коллегиясе 21 гыйнварда 10.30 сәгатьтә башланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International