Татарстан Премьер-министры Геннадий Зерцалов белән хушлашу мәрасимендә катнашты

2021 елның 22 гыйнвары, җомга

Бүген Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе бинасында КПССның Казан шәһәр комитетының элеккеге беренче секретаре Геннадий Зерцалов белән хушлашу мәрасиме узды.

Хушлашу мәрасимендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

ТР Хөкүмәте башлыгы ассызыклаганча, Геннадий Зерцалов Казан һәм республиканың социаль һәм икътисади үсешенә зур өлеш керткән шәхес. Аның үлеме - Татарстан өчен зур югалту.

“Геннадий Иванович Зерцаловның бөтен гомере кешеләргә хезмәт итүгә багышланган иде. Ул һәрвакыт хөрмәткә лаек кеше булды”, - дип билгеләде Алексей Песошин.

Геннадий Зерцалов Казанның Самосырово зиратында җирләнәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International