Иртәгә, 27 гыйнварда, Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы булачак. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак.
Утырышта 2020 елда ведомство эшчәнлегенә йомгак ясалачак һәм агымдагы елга бурычлар билгеләнәчәк.
Утырышның онлайн-трансляциясе Рәсми Татарстан сайтында оештырылачак. Чара 10: 00 сәгатьтә башлана.