Алексей Песошин “Татэнергосбыт” АҖ Директорлар советы утырышын уздырды

2021 елның 29 гыйнвары, җомга

Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә “Татэнергосбыт” АҖ Директорлар советы утырышы  узды.

Утырыш видеоконференцэлемтә режимында узды.

Көн тәртибенә берничә актуаль мәсьәлә чыгарылган иде, шул исәптән, “Татэнергосбыт” АҖнең 2020 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре, узган елда инвестиция программасының үтәлеше, шулай ук керемнәр һәм чыгымнар бюджетын, 2021 елга капитал кертемнәр программасын раслау.

“Татэнергосбыт” АҖ директоры Рифнур Сөләйманов үзенең докладын республика һәм ил буенча электр энергиясен куллану күрсәткечләреннән башлады.

“Россиядә соңгы унъеллыкта электр энергиясе куллануның бик нык кимүе теркәлгән. 2020 елда тулаем алганда ил буенча электр энергиясенә ихтыяҗ 2,3%ка кимегән һәм моннан дүрт ел элеккеге дәрәҗәгә якынлашкан.

Татарстан Республикасында электр энергиясенә ихтыяҗның кимүе 5% тәшкил иткән, чөнки нефть чыгаруга бәйле рәвештә аны куллану дәрәҗәсе ил буенча тулаем алганнан күбрәк.

Төп сәбәпләр – нефть тармагында энергия куллануны киметкән ОПЕК+ килешүе, җылы һава торышы һәм коронавирус пандемиясенең нәтиҗәләре”, - дип билгеләде Рифнур Сөләйманов.

2020 ел шулай ук түләүләр җыемы буенча үзенчәлекле булды. Килеп туган тышкы факторлар аркасында түләүләр дәрәҗәсе апрельдә начарланды, әмма җәйдән ул яхшыра башлады. Хәзерге вакытта энергия куллану өчен түләүләр тотрыкланды һәм ел азагына кулланучыларның бурычлары 280 млн сум тәшкил итте.

Бурычлары булган барлык кулланучылар белән “Татэнергосбыт” компаниясе дәгъва итү эшен алып бара.

Инвестиция программасының үтәлеше мәсьәләләре буенча, шулай ук аларны 2021 елда гамәлгә ашыру планнары турында “Татэнергосбыт” АҖ директорының беренче урынбасары Марат Вәлиев чыгыш ясады.

Утырыш ахырында Директорлар советы керем һәм чыгымнар бюджетын, шулай ук “Татэнергосбыт” АҖнең 2021 елга исәпләнгән капитал кертемнәр программасын раслады.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International