Алексей Песошин: Яшьләр потенциалын гамәлгә ашыру өчен шартлар тудыру мөһим

2021 елның 1 феврале, дүшәмбе

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ТР Яшьләр эшләре министрлыгының йомгаклау коллегиясендә катнашты.

Коллегия Казанда Алафузов театрының тарихи бинасында (Гладилов ур., 49) узды.

Утырыш башланыр алдыннан Алексей Песошин һәм ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов Алафузов театрының яңартылган бинасын карадылар.

Искә төшерәбез, реставрацияләүдән соң, әлеге объектның  ачылышы 2020 елның августында узды. Бүген театрда “Йолдызлык”ның  (“Созвездие”) арт-резиденциясе урнашкан.

ТР Премьер-министры шулай ук Татарстан Республикасы яшьләр  сәясәтенең төп юнәлешләренә багышланган экспозиция белән танышты.

ТР Яшьләр эшләре министрлыгының эшчәнлеге нәтиҗәләре турында ведомство башлыгы Дамир Фәттахов доклад ясады.

Ул, аерым алганда, 2020 елда яшьләр оешмалары белән 30 меңнән артык чара уздырылды, дип хәбәр итте. Ул чараларда 2,5 млн кеше катнашкан.

Алексей Песошин, үз чиратында, Татарстанның яшь гаиләләренә ярдәм, муниципаль берәмлекләрдә яшьләр өлкәсендәге учреждениеләр  структурасын системалаштыру, яшьләр өлкәсе сәясәтендә кадрлар потенциалын ныгыту һәм киләчәктә авыл яшьләре белән эшләү кирәклеге мәсьәләләренә аерым игътибар бирде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International