Бүген ТР Хөкүмәте йортында Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәте комиссиясе утырышы узды.
Утырышны ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе, Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәте комиссиясе рәисе урынбасары Шамил Гафаров уздырды.
Утырышта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы башлыгы Артем Хохорин, ТР буенча Юл хәрәкәте иминлеге баш дәүләт инспекторы Ленар Габдурахманов катнашты.
Шамил Гафаров республикада юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү һәм юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү буенча панлы эш алып барыла, дип белдерде.
Төп докладны ТР буенча Юл хәрәкәте иминлеге баш дәүләт инспекторы Ленар Габдурахманов ясады.
2020 елда 4017 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 331 кеше үлгән, 4898 кеше тән җәрәхәтләре алган.
Балаларга килгәндә, 2020 елда алар катнашында 470 юл-транспорт һәлакәте булган, 9 бала үлгән, 501 бала җәрәхәтләнгән.
Узган елда 1128 җәяүлене бәрдергәннәр, нәтиҗәдә 99 кеше үлгән, 1064 кеше зыян күргән.
Татарстан буенча Чаллы, Әгерҗе, Азнакай, Әлмәт, Арча, Биектау,Чүпрәле, Яшел Үзән, Лениногорск, Минзәлә, Мөслим, Питрәч, Саба, Теләче районнарында юлларда үлүчеләр саны артуы күзәтелә.
Шамил Гафаров утырыш барышында быел Татарстанда М12 автотрассасы төзелеше проектын гамәлгә ашыру башланачак, дип искә төшерде.
Республика Вице-премьеры төзелешкә әзерләнергә, төзелеш материаллары өчен мәйданчыклар, эшчеләр өчен торак турында уйлый башларга кирәк, дип билгеләде.