Икътисадта һөнәри кадрларга булган объектив ихтыяҗларны исәпкә алып караганда, Татарстан Республикасы икътисадына 60 меңләп чит ил эшчеләрен тартып китерергә һәм файдаланырга кирәк була. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ведомствоара комиссиясе утырышында Татарстан Республикасы хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин хәбәр итте.
Татарстан Республикасына чит ил эшчеләрен җәлеп итү һәм алардан файдалану мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышын Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Татарстан Республикасы Хезмәт министрлыгы башлыгы Айрат
Шәфигуллин ведомствоара комиссия әгъзаларына, Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгына төбәкләрдән гаризалар кабул итү вакыты бетеп барганлыктан, структурага төзәтмәләр кертмичә генә, 60,1 мең чит ил белгечен эшкә җәлеп итү ихтыяҗын хәл итү турындагы тәкъдим белән чыкты. Алга таба ул эшсезлек ситуациясен һәм республика икътисадына чит ил эшчеләрен тартып китерү зарурилыгын җентекләп аңлатты.
Рәсәй халкы арасында эшче һөнәренең дәрәҗәсе югалу шуңа китерде ки, Татарстан Республикасы өчен чит ил эшчеләрен кертү квотасы 68,7 мең кеше күләмендә билгеләнде, хезмәт эшчәнлеген башкару өчен чакырулар кабул итү - тагын 7 мең кеше.