15 февральдә илебез Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көнен билгеләп үтә.
Бу көнне без Ватаныбыздан читтә төрле елларда хезмәт бурычы буенча хәрби конфликтларны җайга салуда катнашкан барлык гражданнарга хөрмәт күрсәтәбез.
Алар Ватанга хезмәт итү бурычларын үтәү үрнәге буларак, хәрби батырлык, профессионализм һәм үзара ярдәмләшүне тулысынча күрсәттеләр.
Хәрби бурычны үтәгәндә кайнар нокталарда 25 мең кеше һәлак булган. Без бу кораллы каршылыкларда туганнарын һәм якыннарын, ирләрен һәм балаларын, ышанычлы дусларын һәм иптәшләрен югалткан кешеләрнең югалту кайгысын уртаклашабыз. Ватан өчен һәлак булганнарны искә алабыз, әйләнеп кайтканнарга хөрмәт һәм дан!
Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән сугышчыларның уникаль тәҗрибәсе безнең көннәрдә дә - Кораллы көчләрдә һәм хокук тәртибе органнарында, дәүләт һәм иҗтимагый оешмаларда, шулай ук яшьләрне ватанпәрвәрлек, гражданлык һәм Ватанга намуслы хезмәт итү рухында тәрбияләү эшендә дә кирәк.
Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән татарстанлыларны ихлас котлыйм, сезгә һәм туганнарыгызга, якыннарыгызга нык сәламәтлек, тынычлык, бәхет һәм иминлек телим.
Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В.Песошин