2020 елда Татарстанның мәдәният оешмаларында 23 млн кеше булган

2021 елның 24 феврале, чәршәмбе

2020 елда Татарстанның мәдәният оешмаларында 23 млн кеше булган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР мәдәният министры Ирада Әюпова сөйләде. Брифинг Татарстанда “Мәдәният” илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләренә багышланган иде.

“Узган ел бездә йөреш күрсәткече 78% чамасы тәшкил итте. 22 млн 92 мең кеше безнең учреждениеләрдә булды. Бу ил буенча уртача күрсәткечтән 45 процентка югары”, - диде Ирада Әюпова.

Россиядә 2030 елга мәдәният учреждениеләренә йөреш, онлайн һәм түләүсез килүләрне исәпкә алып, өч тапкырга артырга тиеш. 2019 елда Татарстанда мәдәният учреждениеләренә 57 млн кеше килгән. Димәк, 9 елдан алар 160 миллионнан артык кеше кабул итәргә тиеш була.

“Мәдәният” илкүләм проекты РФ Президенты Владимир Путин указы нигезендә эшләнде. Проект 2019 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кертелә башлады. “Мәдәният” илкүләм проекты өч федераль проектны үз эченә ала: “Мәдәни мохит”, “Иҗат кешеләре”, “Цифрлы мәдәният”.

Татарстанда узган елда “Мәдәният” илкүләм проектын гамәлгә ашыру өчен 279 млн сум бүлеп бирелгән. Шуның 106 млн сумы мәдәниятнең 14 белем бирү учреждениесе өчен музыка уен кораллары һәм җиһазлары алуга тотылган.

 

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International