Алексей Песошин Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм фонды җитәкчесе белән очрашты

2021 елның 19 марты, җомга

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм фонды - дәүләт корпорациясе генераль директоры Константин Цицин белән очрашты. Очрашу Татарстанның Хөкүмәт йортында узды.

Алар күпфатирлы торак йортларга һәм коммуналь инфраструктура системаларына капиталь ремонт ясау программаларын гамәлгә ашырганда республика һәм Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фонды арасында хезмәттәшлек турында фикер алышты.

Шулай ук очрашуда Константин Цицин Алексей Песошинга Татарстанда күпфатирлы йортларда коммуналь инфраструктураны һәм лифт җиһазларын модернизацияләү проектларын финанслау буенча түләү йөкләмәләрен тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International