2021 елда Татарстанда 13 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы төзеләчәк

2021 елның 19 марты, җомга

Татарстан Республикасында 2021 елда 13 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы төзеләчәк, шуларның 11 төзелеш процессы бара (эшләр 21%ка башкарылган). Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Киңәшмә барышында билгеле булганча, 2021 елга ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына караган биналарга капремонт программасына 28 объект кертелгән, 2 объектта эш төгәлләнгән.

Ветеринария идарәсенә караган учреждениеләрне ремонтлау программасы кысаларында 12 объектның 7сендә капремонт тәмамланган. 

2021 елда 739 гаилә торак шартларын яхшыртырга тиеш. Торак алуга субсидияләрне 49 яшь гаилә алачак.

Торак алуга 45 сертификат күп балалы гаиләләргә тапшырылачак. Шулай ук күченергә мәҗбүр булган 9 гаилә торак сертификатлары алачак.

Торак төзелешенә килгәндә, Алексей Фролов хәбәр иткәнчә, быел 2 млн 670 мең кв метр торакны файдалануга тапшыру планлаштырылган.  Шуның 280 мең кв метры – социаль ипотекага туры килә. Бүгенге көнгә 23 йорт тапшырылган.

Индивидуаль торак төөзелеше линиясе буенча 3 743 йорт файдалануга тапшырылган. Барлыгы 8 330 индивидуаль йорт төзү планлаштырылган.

Алексей Фролов торак-коммуналь комплексы оешмаларының ягулык-энергетика ресурслары өчен түләү бурычлары турында да хәбәр итте. Бер ел эчендә торак-коммуналь комплексының барлык оешмаларының электр энергиясе өчен бурычлары 4 млн га кимегән.

Республиканың 13 районында бурычларны түләү срогы узган. 6 муниципаль берәмлектә бурычлар арта бара.

1 мартка бурычларның күләме бик зур – 8 млрд 284 млн сум тәшкил итә.

Киңәшмә азагында Алексей Фролов барысын да Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне белән котлады.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International