Республика балигъ булмаган яшьләр эшләре комиссиясенең чираттагы утырышы туры эфирда трансляцияләнәчәк.
Бу чара 2021 елның 29 мартында узачак, башлана – 16:00 сәг.
Утырышның аерым блогы Тәрбиягә бала алган ата-аналар мәктәбенә багышланачак. Тәрбиягә бала алырга теләүчеләр бала хокукларын яклау өлкәсендә Россия законнары белән таныша алачак.
Утырышта ТР Премьер-министры урынбасары, Республика балигъ булмаган яшьләр эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе рәисе Ләйлә Фазлыева, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина, клиник психолог, системалы гаилә терапевты, Тәрбиягә бала алган ата-аналар мәктәбе тренер-укытучысы Зарина Тенькова, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының “Республика балаларны уллыкка алу үзәге” директоры Диана Хәбибуллина катнашачак.
Утырыш барышында “кайнар линия” (+7 (843) 294 96 10) телефоны эшләячәк.