Татарстанда 1 апрельдән санитар-экологик икеайлык башлана

2021 елның 30 марты, сишәмбе

Татарстанда 1 апрельдән санитар-экологик икеайлык һәм “ЭКОЯЗ-2021” республика акциясе башлана. Бу чорда территорияләрне чистарту буенча көчәйтелгән эш режимына күчелә.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстанның экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков хәбәр итте.

Министр билгеләгәнчә, республиканың табигате бай – 1 млн.гектардан артык урманнар, 500 мең гектар аеруча саклаулы табигать территорияләре, 36 мең су объектлары бар.

“Болар барысы да – безнең уртак йортыбыз, анда без чисталыкны сакларга тиеш”, - дип мөрәҗәгать итте Александр Шадриков  республика халкына.

“ЭКОЯЗ-2021” конкурсы ике этапта уздырылачак: районнарда (1 апрельдән 14 майга кадәр) һәм республикада (15 майдан 31 майга кадәр). Экоакция нәтиҗәләре буенча иң яхшы балалар бакчасы, мәктәп, гаилә, предприятие, муниципаль берәмлек, шулай ук беренче тапкыр иң яхшы ишек алды билгеләнәчәк. Акциядә иң актив катнашучылар кыйммәтле призлар белән бүләкләнәчәк.

2020 елда санитар-экологик икеайлык нәтиҗәләре буенча 3 меңнән артык хокук бозу очрагы ачыкланган. Гомуми суммасы 5 млн сумнан артык булган штрафлар салынган. Узган ел чистарту эшләрендә барлыгы 156 мең кеше катнаша, бу чаралар гражданнар күпләп җыелмыча гына уздырылган. Каты көнкүреш калдыклары полигонына 500 мең куб.м. калдыклар чыгарыла, 1 млн агач һәм куаклыклар утыртылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International