Россия венчур форумының пленар сессиясе онлайн трансляцияләнәчәк.
Трансляцияне рәсми сайтның төп битендә сылтама буенча карарга була.
Исегезгә төшерәбез, Россия венчур форумы 2021 елның 7-8 апрелендә Казанда, «Казан Экспо» мәйданчыгында уза. Пленар сессиянең темасы – «Технологик көн тәртибе трансформациясе контекстында Россия һәм дөнья".
Пленар сессиянең модераторы Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды җитәкчесе Айнар Айделдинов.
Россия венчур форумы чараларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак.
Пленар сессиянең трансляциясе 2021 елның 8 апрелендә – пәнҗешәмбе көн 11.00 сәгатьтә башлана.