ТР Хөкүмәте йортында “Созвездие-Йолдызлык” фестивале лауреатларына дәүләт стипендияләре тапшырдылар

2021 елның 13 апреле, сишәмбе

Бүген ТР Министрлар Кабинетында “Созвездие-Йолдызлык” республика ачык телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале лауреатларына дәүләт стипендияләре тапшыру тантанасы узды. Бүләкләрне ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.

“Бу бик күңелле чара, залда утыручы һәр кеше өчен – бәйрәм” - диде Ләйлә Фазлыева.

Тантаналы чарада шулай ук ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, “ТР муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин катнашты.

Татьяна Ларионова искә төшергәнчә, “Созвездие-Йолдызлык” фестивале ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе химаясендә узучы бердәнбер балалар проекты.

Барлыгы 40 стипендия тапшырылды. Гомуми фонд 2 млн 150 мең тәшкил итте. Стипендиатлар санына узган елгы “Созвездие-Йолдызлык” фестиваль хәрәкәтендә катнашучылар – бөтен Татарстаннан иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылар керде.

Бүләкләр тапшыру 2021 елда фестивальнең беренче суперфиналы алдыннан булды, ул 17 апрельгә планлаштырылган. Коронавирус инфекциясе таралу куркынычы булуга бәйле фестивальнең зональ этапларында җиңүчеләрнең чыгышлары тамашачылардан башка гына узачак.

Гала-концерт 22 апрельдә узачак, ә 6 майда “Пирамида” сәхнәсендәге чыгышлар форумның финал аккорды булачак. Анда проектның җиңүчеләрен һәм Гран-при ияләрен игълан итәчәкләр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International