Алексей Песошин министрлыклар тарафыннан дәүләт йөкләмәләренең үтәлеше турында ТР Министрлар кабинеты утырышын уздырды

2021 елның 14 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ТР Министрлар Кабинеты утырышын уздырды. Утырышта ТР дәүләт хакимияте башкарма органнары тарафыннан дәүләт йөкләмәләренең үтәлеше нәтиҗәләре турында мәсьәләләр каралды.

Утырыш Татарстан Хөкүмәте йортында узды. Анда ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

Төп докладны ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров ясады. 2020 ел нәтиҗәләре буенча республиканың 32 дәүләт хакимияте башкарма органнарыннан 19 гына дәүләт йөкләмәсен 100%ка үтәгән. Муниципаль берәмлекләр арасында ирешелгән план күрсәткечләренең уртача дәрәҗәсе 80,7% тәшкил иткән. 90% тан югары күрсәткеч бары тик 2 районда гына: Буа һәм Саба районнары.

Шамил Гафаров искә төшергәнчә, ил җитәкчелеге билгеләгән төп бурычларның берсе – цифрлы трансформация. Бүгенге көнгә 179 социаль әһәмиятле хезмәт күрсәтү билгеләнгән, алар электрон рәвештә тәкъдим ителергә тиеш. Күчеш 2023 елның 1 гыйнварына төгәлләнергә тиеш. Субъектларга 111 хезмәт күрсәтү беркетелгән. Шулардан Татарстанда 12се электрон рәвешкә күчерелгән. 1 июльгә кадәр 35ен электрон рәвешкә күчерү планлаштырыла. Калган 64ен ел ахырына кадәр төгәлләргә кирәк.

2020 елда закон проекты эшчәнлеге республиканың башкарма хакимият органнары тарафыннан тулысынча үтәлгән. 2020 елда Татарстан Республикасының 98 Законы кабул ителгән, 57 норма буенча эшләп бетерү таләп ителә. 2021 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының 10 Законы кабул ителгән.

Утырыш барышында шулай ук ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм Татарстан Республикасының Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская чыгыш ясады.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International