Радик Гайзатуллин: Татарстанның берләштерелгән бюджеты чыгымнары– 64,2 млрд. сум, республика бюджеты чыгымнары исә 51,7 млрд. сум тәшкил итә

2021 елның 16 апреле, җомга

2021 елның 1 кварталында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының салым һәм салым булмаган керемнәре 65,5 млрд.сум күләмендә кергән. Республика бюджеты 54,1 млрд. сумга үтәлгән. Җирле бюджетларга 11,4 млрд. сум акча мобилизацияләнгән.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, муниципаль районнар видеоконференцэлемтә режимында катнашты. Киңәшмәдә Федераль салым хезмәте җитәкчесе урынбасары Виктор Бациев, Федераль салым хезмәте вәкилләре дә катнашты.

Радик Гайзатуллин хәбәр иткәнчә, берләштерелгән бюджетның төп салымнары арасында табышка салым әйдәп баручы урында. Өч айда аның кереме 25,4 млрд. сум тәшкил иткән.

1 кварталда физик затлар кеременә салым республиканың берләштерелгән бюджетына 19,2 млрд. сум күләмендә кергән. Җир салымы исә – 1,8 млрд. сум күләмендә.

Республиканың берләштерелгән бюджетына берләштерелгән керемгә салым 3,5 млрд. сум тәшкил итә.

Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына салым булмаган керемнәр 2,8 млрд.сум күләмендә кергән, шул исәптән республика бюджетына – 1,1, җирле бюджетларга – 1,7 млрд. сум.

"Шул ук вакытта Идел буе федераль округы буенча НДФЛ үсешенең уртача темпы – 101,1%, Россия буенча – 103,5%. Шулай ук агымдагы елның 1 кварталында НДФЛ үсеше темпы алдагы ике елда үсеш темпларыннан түбәнрәк булуын да билгеләп үтәм", - дип төгәлләштерде министр.

Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты чыгымнары 64,2 млрд. сум тәшкил иткән. Республика бюджеты чыгымнары – 51,7 млрд. сум, җирле бюджетлар чыгымнары 24,5 млрд. сум күләмендә башкарылган.

Ел башына һәм 2021 елның 1 кварталына кергән бюджет акчаларының калган өлеше хезмәт хакын тулысынча һәм вакытында түләргә, барлык дәрәҗәләрдәге бюджетларның планлаштырылган чыгымнарын җитәрлек күләмдә финансларга мөмкинлек биргән.

"Быел да илкүләм проектларны гамәлгә ашыру дәвам итә, аларны гамәлгә ашыруга зур игътибар бирергә кирәк", - диде Радик Гайзатуллин.

2021 елга Татарстан Республикасында илкүләм проектлар кысаларында чараларны финанслауның гомуми күләме 30,7 млрд. сум тәшкил итә, шул исәптән федераль бюджет акчалары – 22,5, Татарстан Республикасы бюджеты – 8,2 млрд.сум. 1 кварталда аларны тормышка ашыру өчен 2,8 млрд. сум бүлеп бирелгән, 2,6 млрд.сум үзләштерелгән.

ТР финанс министры тәмамланмаган төзелеш объектлары мәсьәләсен күтәрде. 2021 елның 1 апреленә булган хисап буенча, төзелеп бетмәгән төзелеш күләме 32,7 млрд. сум тәшкил иткән. Төгәлләнмәгән төзелеш объектларына финанс кертемнәренең уңай динамикасына карамастан, анализ аларның составында төзелеш башлау вакыты 3 елдан артык булган объектлар саналуын күрсәтте. Республика буенча аларның саны 287 берәмлек тәшкил итә, финанс чыгымнары күләме 10,8 млрд. сум тәшкил итә.

Чаралар планы нигезендә чираттагы өч елга бюджет формалаштыру буенча әзерлек эшләре башланган.

Бюджет формалаштыру өчен, ТР Финанс министрлыгы тарафыннан, ТР Икътисад министрлыгы белән берлектә, март аенда республика министрлыкларына һәм ведомстволарына закон проектларын, документларны һәм кирәкле материалларны әзерләү һәм карау графигы расланган һәм җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International